Вахитов районы мәшгульлек үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсенә йомгак ясадылар

2020 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

12 нче февраль көнне Казан шәһәре Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде, анда Вахитов районының 5 предприятиесе һәм оешмасы катнашты: «Метроэлектротранс» МУП, «КОМФОРТЕЛ» АҖ, ТР буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, «Трест Горводзеленхоз» МУП һәм «Водоканал» МУП.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 280 кеше катнашты, аларга 759 вакансия тәкъдим иттеләр. Чара нәтиҗәләре буенча вакантлы эш урыннарына 32 кеше юллама алды.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре ярминкәдә катнашучыларга эшкә урнашу, һөнәри белем бирү һәм яңадан әзерләү, хезмәт һәм гарантияләр мәсьәләләре буенча консультация хезмәтләре күрсәтте.

Гражданнарның пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсендә Вахитов районында Россия Пенсия фонды идарәсе белгечләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International