Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Аш-су мәктәбе»ндә чираттагы дәрес узды.
Әлеге технология өлкәннәрне һәм инвалидларны социаль тернәкләндерүнең бер төре булып тора. Ул дөньяга позитив караш формалаштыра, иҗади потенциалны ачуга ярдәм итә.
Бүгенге дәрес өстәлне сервировкалау кагыйдәләренә багышланган иде. Дәресне пешекче Гүзәл Абдуллина һәм хезмәт буенча инструктор Елена Соловьева үткәрде. Алар иртәнге, төшке, кичке ашка өстәлне ничек дөрес итеп әзерләргә, төрле ризыклар чыгарганда нинди савыт-саба кулланырга, аш-су приборларын ничек урнаштырырга кирәклеген күрсәттеләр. Дәрестә катнашучыларга шулай ук өстәл артында этикет кагыйдәләрен искә төшерделәр.