Бөгелмә шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чаралар үткәрү планлаштырыла.
17 нче февральдән 21 нче февральгә кадәр мәшгульлек үзәге психологы Снежана Лунева «Һөнәрләр калейдоскобы» чаралар циклы кысаларында 4 нче сыйныф укучылары белән аралашачак.
Мондый очрашуларның максаты – балаларны хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр, төрле белгечлек вәкилләренең эше белән таныштыру.
Чаралар уен формасында, һөнәрләр турында мультфильмнар күрсәтеп үткәреләчәк.