12 нче февраль көнне Яшел Үзән мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы Зур Ключи авылы Башкарма комитетына барып кайтты.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече 14 гражданга мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, эшсезлек буенча пособие түләү, эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә үзмәшгульлек һәм җәмәгать эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде.
Мобиль офис эше кысаларында 8 эшсез граждан яңадан рәсмиләштерү узды.