Стресска каршы тору, яшүсмерләрнең психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Светлана Соловьева «Безнең хисләр»дигән төркемле дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты – яшүсмерләрнең эмоциональ өлкә турында белемнәрен киңәйтү. Тренинг барышында катнашучылар эмоцияләрнең төрләре һәм функцияләре, аларның күренешләре һәм кичерешләре турында белемнәр алдылар. Күнегүләр балаларга үз хис-тойгыларын аңларга ярдәм итте.