ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге эш эзләүче яки эш урыннарын алыштырырга теләүче хатын-кызларны 21 февраль көнне махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсенә чакыра. Ярминкә Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада үтәчәк. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясендә Хәтер һәм дан елы һәм Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова «Будапешт өчен сугыш» дигән дәрес үткәрде. Чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Геройлар янәшәдә яшәгән» дигән чара уздырылды.

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә, шәһәр үзәк китапханәсенең фондын кулланып, «Әдәби утырышлар» инновацион технологиясе актив кертелә. Технология әдәби ялны оештыруга, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның аралашуларын киңәйтүгә юнәлдерелгән.

2020 елның 14 февраленә Татарстанда беренче бала тапкан 259 яшь ана һәм өченче баласы туган 39 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.


16
февраль, 2020 ел
якшәмбе

«Демография» милли проекты бурычларын тормышка ашыру максатыннан һәм «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» төбәк проектын тормышка ашыру йөзеннән, Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Строкиннар гаиләсенә социаль контракт төзүдә ярдәм күрсәттеләр.

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгечләре тәрбиячеләр өчен «Тернәкләндерү медиациясе нигезендә куллану хезмәте» дигән темага семинар-практикум уздырдылар.

Узган җомгада Кукмара муниципаль районының Балыклы авылында яшәүче Миңнегөл Ашарап кызы Ашараповага 80 яшь тулды. Ул «Тылсым» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында тора.

Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Эльвира Гарипова «Дәүләт символлары» дигән чара үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы 15 бала һәм яшүсмер катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International