Социаль контракт балалары булган гаиләләргә тормыш сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә

2020 елның 16 феврале, якшәмбе

«Демография» милли проекты бурычларын тормышка ашыру максатыннан һәм «Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» төбәк проектын тормышка ашыру йөзеннән, Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Строкиннар гаиләсенә социаль контракт төзүдә ярдәм күрсәттеләр.

Социаль контракт кысаларында җиде бала тәрбияләүче күп балалы әни мәктәпкәчә белем бирү буенча һөнәри әзерлек курслары узды, хезмәт күрсәтү өлкәсендә үзмәшгульлек рәсмиләштерде. Балалар белән дәресләр үткәрү өчен йортта тиешле шартлар тудырылды: өлешчә ремонт ясалды, кирәкле җиһазлар, өстәмә яктырту люстралары, дәресләр үткәрү өчен җиһазлар, дидактик материал сатып алынды.

Моннан тыш, Казан сәүдә-икътисад техникумында укучы балигъ булмаган кызны эшкә урнаштыруда ярдәм күрсәтелде. Хәзер ул укудан буш вакытта тиз туклану рестораннары челтәрендә кухня хезмәткәре булып эшли.

Комплекслы үзәк белгечләре билгеләп үткәнчә, социаль контракт кысаларында үткәрелә торган чаралар балалы гаиләләргә үзләренең хезмәт потенциалын тормышка ашырырга, тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International