23 нче февраль – эшләми торган бәйрәм көн

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә ял һәм эшләми торган бәйрәм көне туры килгән очракта ял көне бәйрәмнән соң килгән көнгә күчерелә.

Шулай итеп, 2020 нче елда биш көнлек эш атнасында 22, 23 һәм 24 февраль ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International