Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәге эш эзләүче яки эш урыннарын алыштырырга теләүче хатын-кызларны 21 февраль көнне махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсенә чакыра. Ярминкә Яшел Үзән шәһәре, Татарстан урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан бинада үтәчәк.
Катнашучылар эш бирүчеләр белән әңгәмә узу, булган вакансияләргә үзләренең кандидатураларын тәкъдим итү, эш бирүчеләр тәкъдим иткән буш эш урыннары хакында мәгълүмат белән танышу, хезмәт законнары, үз эшеңне ачу сораулары, шулай ук һөнәри белем яки өстәмә һөнәри белем алу (шул исәптән декрет ялында булган хатын-кызлар өчен дә) шартлары буенча консультация алу мөмкинлеге алачак.
Мәшгульлек үзәге белгечләре резюме төзергә һәм аны «Работа в России» порталында урнаштырырга ярдәм итәчәкләр.
Чара 10.00 сәгатьтә башлана.