«Астра» тернәкләндерү үзәгендә патриотик юнәлештәге дәрес узды

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Геройлар янәшәдә яшәгән» дигән чара уздырылды.

Чараның максаты – балигъ булмаганнарның Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында күзаллауларын киңәйтү, илебезнең героик үткәненә мөрәҗәгать итү, балаларны якташлары Михаил Сергеевич Фоминның батырлыгы белән таныштыру.

Дәрес Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә белән башланып китте, аннан соң балалар якташлары Михаил Фоминның кыскача биографиясе һәм батырлыгы белән таныштылар. Герой батырлыгы балалар күңелендә онытылмаслык эз калдырды.

Чарада 23 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International