«Тылсым» үзәге карамагындагы әбине 80 яшьлек юбилее белән котладылар

2020 елның 16 феврале, якшәмбе

Узган җомгада Кукмара муниципаль районының Балыклы авылында яшәүче Миңнегөл Ашарап кызы Ашараповага 80 яшь тулды. Ул «Тылсым» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында тора.

Әлеге истәлекле дата белән юбилярны үзәкнең директоры Нурсөя Мөбарәкова, бүлекчәнең социаль эш буенча белгече Дамира Кашапова, социаль хезмәткәр Нәсирә Гайнетдинова котладылар. Алар юбилярга истәлекле бүләк тапшырдылар.

Миңнегөл апа кунакларга үзенең тормыш юлы, хезмәт биографиясе турында сөйләде, кайгыртучанлык һәм игътибар өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International