Балигъ булмаганнарны патриотик тәрбияләү программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Эльвира Гарипова «Дәүләт символлары» дигән чара үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы 15 бала һәм яшүсмер катнашты.
Чараның максатлары: балигъ булмаганнарның Россия Федерациясенең дәүләт символикасы турында белемнәрен киңәйтү, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес башында белгеч дәүләт символикасының ил тарихының һәм мәдәниятенең бер өлеше булуы, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы герблары, флаглары турында сөйләде. Соңыннан балалар арасында викторина үткәрелде.
Дәрес ахырында балалар дәүләт символикасын белергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Символларны хөрмәт итмичә, аларның тарихын һәм мәгънәсен белмичә, Россия гражданинының социаль һәм шәхси формалашуы мөмкин түгел.