«Веста» үзәге белгечләре балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эшен дәвам итәләр

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Россия Федерациясендә Хәтер һәм дан елы һәм Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова «Будапешт өчен сугыш» дигән дәрес үткәрде. Чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.

Дәрестә алган белемнәрен ныгыту өчен балаларга «Будапешт өчен сугыш» ролигын күрсәттеләр.

Йомгаклау минутында катнашучылар үз илеңнең тарихын белергә, геройлар белән горурланырга, җирдә тыныч тормыш өчен һәлак булганнарны истә тотарга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International