«Җаваплы ата-ана» клубы эше кысаларында 18 нче февраль көнне Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы ата-аналар белән чираттагы дәрес үткәрде.
Очрашуда стрессны җиңү факторлары һәм ысуллары турында сөйләштеләр, тренинг режимында стресс хәлен җайларга өйрәнделәр. Тренинг социаль элемтәләрне яхшыртуга ярдәм итте, катнашучылар төрле мөнәсәбәтләрдә конфликтны җиңү күнекмәләрен алдылар.