Югары Осланда булачак әниләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чарасы турында сөйләделәр

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

«Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында булачак әниләр өчен «Аистенок» клубы эшли. Клубның чираттагы дәресен «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Анна Мөхәммәтҗанова үткәрде.

Үзәк район хастаханәсе базасында узган дәрестә белгеч йөкле хатын-кызларга 2020 елның 1 гыйнварыннан җан башына яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләрдәге 3 яшькә кадәрге балаларга дарулар өчен елына 10 мең сум күләмендә электрон сертификат бирү турында сөйләде.

Очрашу ахырында барлык катнашучыларга да мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International