Тукай районы «Шәфкать» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова һәм белгеч Алия Фәрхетдинова совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган чара уздырдылар.
Кнәз урта мәктәбендә узган чара балигъ булмаганнарда патриотизм тәрбияләү өчен шартлар тудыруга, актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Балаларга Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре хроникасының документаль кадрлары күрсәтелде. Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 16 балигъ булмаган бала катнашты.