«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләр өчен батырлык дәресе үткәрелде

2020 елның 21 феврале, җомга

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен тәрбиячеләр Ираида Мадиярова һәм Анжелика Пушкова Ленинград блокадасын өзүгә багышланган «900 легендар көн» дигән мультимедиа сәгате үткәрделәр.

Балалар блокада башланганда шәһәрдә азык-төлек һәм ягулык запасы җитәрлек түгеллеген, ә бердәнбер юл Ладога күле бозыннан салынуын белделәр. Аның буенча шәһәргә азык-төлек китерелә торган була. Дәрес ахырында балалар игътибарына «Блокада балалар күзлегеннән» дигән фотокүргәзмә тәкъдим ителде.

Мультимедиа сәгате «Бөек Җиңү битләре» патриотик тәрбия программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International