Балигъ булмаганнар арасында суицид очракларын профилактикалау буенча «Тормыш искиткеч!» программасы кысаларында 19 февраль көнне Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ләйсән Насыйрова «Минем ресурслар» дигән тренинг үткәрде. Чарада 1 нче участоктан социаль хезмәт алучылар катнашты.
Тренинг эчке көчләрне яңадан торгызуга һәм яшүсмерләргә ышаныч телефоны турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән иде. Балалар төрле күнегүләр ясадылар, шулай ук аларны эчке көчләрне торгызуның төп ысулларына өйрәттеләр. Моннан тыш, балигъ булмаган балалар «Бер шалтырату хокукы» дигән видеоролик карадылар.
Дәрестә төрле категория гаиләләрдән 16 балигъ булмаган бала катнашты.