Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, шулай ук Ватанны саклаучылар көне алдыннан Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булып кайттылар.
Балалар алдан ук үз куллары белән котлау открыткалары ясадылар. Әлеге бүләкләрне алар интернат-йортта яшәүче әби-бабайларга сөенеп тапшырдылар. Өлкән кешеләрнең шат йөзләре һәм рәхмәт сүзләре балалар өчен иң зур бүләк булды.