ТАССРның 100 еллыгы һәм Кукмара районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмәдә тернәкләндерү курсы узучы балаларның һәм аларның әти-әниләренең эшләре тәкъдим ителгән. Барлык эшләр дә хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә тегү остаханәсендә башкарылган. Сувенирлар әзерләгәндә балалар төрле техника кулланганнар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үзәктә әлеге иҗади эш «Безнең куллар эшсез тормый» проектын гамәлгә ашыру кысаларында алып барыла.