«Теплый дом» приютына Май чабу бәйрәме килде

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Балаларны рус халык гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан 28 февраль көнне Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Май чабу бәйрәме үткәрелде. Чараны тәрбиячеләр Валентина Козлова һәм Алена Кочурова оештырды.

Бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды. Балалар белән бергә тәрбиячеләр бәйрәм өчен музыка, костюмнар, кызлар өчен сарафаннар һәм итәкләр, Май чабу карачкысы әзерләделәр, балалар җырлар һәм шигырьләр өйрәнделәр.

Чара барышында приютта тәрбияләнүчеләр рәхәтләнеп әйлән-бәйлән уйнадылар, «Рус себеркесе», «Түгәрәккә җыелыйк» дигән һ.б. уеннар уйнадылар.

Бәйрәмдә катнашучыларны коймак һәм чәй белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International