Түбән Кама мәшгульлек үзәге балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен чара уздырды

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру эше кысаларында Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Түбән Кама балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче чаралар уздырды.

Балаларга «Без сайлый торган юллар» мәгълүмат сәгате, «Эшче һөнәрләр» һөнәри юнәлеш бирүче кинотеатр, шулай ук тест тәкъдим иттеләр. Чараның максаты – мәктәп укучыларында хезмәткә карата аңлы мөнәсәбәт булдыру һәм үз мөмкинлекләре, сәләтләре һәм хезмәт базары таләпләрен исәпкә алып, һөнәри үзбилгеләнеш булдыру.

Чарада балалар йортында тәрбияләнүче 10 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International