Әгерҗе районында яшәүчегә юбилей медале тапшырдылар

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Әгерҗе муниципаль районында яшәүче элеккеге концлагерь тоткыны Валентина Титовага Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырдылар.

Валентина Александровнаны район башлыгы Валерий Макаров, район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, хәрби комиссар Илгиз Галиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова, пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова, шулай ук «Өмет» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Таҗиева тәбрикләделәр.

В.А. Титова кунаклар белән үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты, аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International