27 нче февраль көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кышны озату чарасы булып узды. Бәйрәм костюмнарын киеп, социаль хезмәт алучылар күңел ачтылар: биеделәр, җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар.
Чара ахырында өлкәннәр тәмле коймаклар белән чәй эчтеләр. Социаль хезмәт алучылар рус халкының гореф-гадәтләре белән танышып кына калмадылар, рәхәтләнеп ял иттеләр.