Тәтеш муниципаль районында диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен үтү өчен 65 яшьтән өлкәнрәк булган авылда яшәүче гражданнарны медицина оешмаларына китерү дәвам итә. Гражданнарны «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспортында алып киләләр.
Февраль аенда Тәтеш үзәк район хастаханәсенә һәм Олы Шәмәк табиблык амбулаториясенә 160 кеше китерелде. Ел башыннан башлап районның медицина оешмаларына 30 торак пункттан 312 кеше китерелде.