Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күңелле итеп кышны озаттылар һәм язны каршыладылар.
Бәйрәмгә килгән кунаклар уеннарда, ярышларда бик теләп катнашты. Бер-берсенә бәхет һәм сәламәтлек теләп, алар кышны озаттылар, Май чабу карачкысы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Чара коймак һәм тәм-томнар белән чәй эчү белән тәмамланды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның активлыгын арттыру өчен бик мөһим, алар интернат-йортта яшәүчеләрнең тормыш тонусын арттыра.
Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәгендә дә Май чабу бәйрәме узды. Үзәкнең социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәгеләрне күңел ачу чараларына озата бардылар. Бәйрәм кунакларын тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар.