Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге белгечләре эш бирүчеләр белән очрашты

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан шәһәрнең дүрт оешмасы белән чираттагы мәгълүмати очрашу уздырылды.

Белгечләр эш бирүчеләргә хезмәткәрләргә ихтыяҗ һәм буш эш урыннары булу турында мәгълүмат бирү өлешендә халыкны эш белән тәэмин итү турындагы законны үтәү кирәклеге хакында хәбәр иттеләр.

Шулай ук эш бирүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган мәшгульлек программалары буенча буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International