«Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алу» проектын тормышка ашыру кысаларында Тукай районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы А.М. Сәйфуллина квартал саен яңа гаиләдә яшәүче әбинең хәлен белеп кайта.
Югары Осланның «Өмет утравы» үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече мөмкинлекләре чикле балалар өчен чираттагы дәрес үткәрде.
11-12 март көннәрендә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «СИТИСТАФФ» ҖЧҖ һәм «Серго исемендәге завод» ҖБ» АҖ катнашында эш бирүче көннәре узды.
16 март көнне Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге консультация пункты эшен оештыра. Мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева пенсия алды яшендәге гражданнарга эшкә урнашуда ярдәм итү мәсьәләсе буенча консультацияләр бирәчәк.
11 март көнне, «Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында, Тукай район үзәк хастаханәсе базасында «Бала табуга психологик әзерлек» дигән темага дәрес узды.
Балигъ булмаган балалар яши торган гаиләләрнең торак урыннарында янгыннарны кисәтү максатыннан «Тәтеш балкышы» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, янгын хезмәте белән берлектә, автоном янгын хәбәрчеләре кую буенча чираттагы акция үткәрәләр.
11 нче март көнне Казанның Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды.
Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Эш эзләүчеләргә «Җылы куллар» хәйрия фонды, «Түбән Кама икмәк комбинаты» АҖ, «Таттелеком» ГАҖ, «Горэлектротранспорт» МУП, «ПРЕТТЛЬ-НК» ҖЧҖ үз вакансияләрен тәкъдим иттеләр.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Сайлау лабиринты» дип исемләнгән эшлекле уен уздырдылар.
11 мартта Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Хисапчы» программасы буенча курслар тәмамланды. Эшсез гражданнар арасыннан 12 кеше белем алды.