Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Сайлау лабиринты» дип исемләнгән эшлекле уен уздырдылар. Уенның максаты – шәхеснең шәхси үзенчәлекләрен, профессиональ мәнфәгатьләрен һәм сәламәтлеге торышын исәпкә алып, һөнәр сайлау катлаулылыгы турында күзаллауны формалаштыру.
«Сайлау лабиринты»н узу өчен, балаларга биш станция узарга һәм биремнәрне үтәргә кирәк иде. Балалар «һөнәр», «белгечлек», «вазифа» төшенчәләренең мәгънәсен ачыкладылар, һөнәрләр классификаторы белән таныштылар, интерактив дидактик уен уйнадылар, аның барышында төрле һөнәрләр һәм алар өчен кирәкле хезмәт кораллары белән таныштылар.
Чара кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләргә һөнәр сайлауда игътибар итәргә кирәк булган төп моментларга кагылып үттеләр.