Өлкәннәр өчен гаилә җылысы – бәхетле картлык нигезе

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

«Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алу» проектын тормышка ашыру кысаларында Тукай районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы А.М. Сәйфуллина квартал саен яңа гаиләдә яшәүче әбинең хәлен белеп кайта.

Өлкән кеше белән психологик диагностика үткәрелә, кирәкле ярдәм күрсәтелә. Күзәтүләр күрсәткәнчә, гаиләдә җылы һәм ихтирамлы мөнәсәбәтләр булганда, өлкәннәрдә тормышка карата кызыксыну уяна, ә бу – бәхетле картлык нигезе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International