Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге эш бирүчеләр көненә йомгак ясады

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

11-12 март көннәрендә Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «СИТИСТАФФ» ҖЧҖ һәм «Серго исемендәге завод» ҖБ» АҖ катнашында эш бирүче көннәре узды.

Оешмаларның кадрлар хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан эш эзләүчеләргә 8 вакансия тәкъдим ителде: токарь, токарь-расточник, контроль-үлчәү приборлары слесаре, электромонтажлаучы, кран машинисты, инженер-конструктор, электроник, колл-үзәк операторы – барлыгы 61 вакантлы эш урыны.

Ярминкәгә 48 кеше килде. Эш эзләүчеләр эш бирүчеләр белән турыдан-туры әңгәмә кора алдылар, бу аларга тәкъдим ителгән вакансияләр хакында тагы да төгәлрәк мәгълүмат алырга һәм алдагы хезмәт урыны турында карар кабул итәргә мөмкинлек бирде.

Уздырылган чара нәтиҗәсендә оешма вәкилләре эшкә урнаштыру өчен кандидатлар сайлап алдылар, аларны өстәмә әңгәмәгә чакырып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International