Түбән Камада вакансияләр ярминкәсенә 23 кеше катнашты

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Эш эзләүчеләргә «Җылы куллар» хәйрия фонды, «Түбән Кама икмәк комбинаты» АҖ, «Таттелеком» ГАҖ, «Горэлектротранспорт» МУП, «ПРЕТТЛЬ-НК» ҖЧҖ үз вакансияләрен тәкъдим иттеләр.

Чарада барлыгы 23 кеше катнашты. Аларга түбәндәге белгечлекләр буенча 10 вакансия тәкъдим ителде: сиделка, сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече, килешүләр төзү агенты, элемтә операторы, кондуктор, трамвай йөртүче, хезмәт урыннарын җыештыручы, схемалы жгутлар, кабельләр һәм шнурлар бәйләүче, кабельле әйберләрнең армировщигы, төргәкләүче.

Шулай ук гражданнарга интернет-ресурслар аша, шул исәптән «Работа в России» гомумроссия вакансияләр базасын кулланып, эш эзләү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелде. Вакансияләр ярминкәсенә килгән һәр кешегә әлеге порталдан файдалану буенча инструкция тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International