232 казанлы Совет районында узган вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

11 нче март көнне Казанның Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды.

Казанлыларга үз вакансияләрен «Успех-пресс» ҖЧҖ, Казан шәһәре ПАТП № 2 МУП, И.К. Кабушкин исемендәге трамвай депосы һәм «Водоканал» МУП тәкъдим итте.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: ягулык җиһазларының автослесаре, автобус йөртүче, автомобиль йөртүче, трамвай йөртүче, диспетчер, автомобиль хуҗалыгын эксплуатацияләү бүлеге инженеры, ПТО инженеры, инженер-электроник, цех башлыгы, кладовщик, комендант, кондуктор, насос җайланмалары машинисты, реклама буенча менеджер, клиентлар белән эшләү менеджеры, чистарту корылмалары операторы, слесарь-ремонтчы, авария-торгызу эшләре слесаре, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-электрик, күчмә составны ремонтлау буенча слесарь, территорияләрне җыештыручы һ.б.

Эш бирүчегә әңгәмәгә 34 кеше юллама алды.

Чара барышында катнашучылар шәһәрнең хезмәт базарындагы вәзгыять, мәшгульлек үзәге күрсәткән хезмәтләр комплексы, хезмәт турындагы законнар таләпләре, шулай ук шәһәрнең мәшгульлек хезмәтләренең вакансияләр банкы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International