«Өмет утравы» үзәгендә балаларны төсле ком белән эшләргә өйрәтәләр

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Югары Осланның «Өмет утравы» үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече мөмкинлекләре чикле балалар өчен чираттагы дәрес үткәрде.

Бу юлы балаларны төсле ком белән рәсем ясау техникасына өйрәттеләр. Ул вак моторика, иҗади фикерләүне үстерүгә ярдәм итә.

«Төсле ком – үзенчәлекле картиналар ясау өчен искиткеч материал, ул тотуга рәхәт, хәтта иң кыю хыялларны да тормышка ашырырга мөмкинлек бирә», – ди гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International