«Шәфкать» комплекслы үзәге психологы йөкле хатын-кызлар белән чираттагы дәрес үткәрде

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

11 март көнне, «Яңа туган баласын кабул итүгә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында, Тукай район үзәк хастаханәсе базасында «Бала табуга психологик әзерлек» дигән темага дәрес узды. Аны Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова үткәрде.

Практик чара бала табуга психологик яктан әзерләнүгә юнәлдерелгән иде. Дәрес вакытында белгеч сулышны йомшартуга һәм тергезүгә ярдәм итә торган күнегүләр күрсәтте.

Әлеге чарада барлыгы сигез булачак әни катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International