Балигъ булмаган балалар яши торган гаиләләрнең торак урыннарында янгыннарны кисәтү максатыннан «Тәтеш балкышы» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, янгын хезмәте белән берлектә, автоном янгын хәбәрчеләре кую буенча чираттагы акция үткәрәләр. Аларны сатып алу өчен акча район бюджетыннан бүлеп бирелгән.
Район башлыгы ярдәме белән 46 күп балалы гаиләләрнең йортларында янгын хәбәрчеләре урнаштырылды. Якын арада тагын 73 йорт автоном янгын хәбәрчеләре белән җиһазландырылачак.