Коронавирус пандемиясе чорында табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар көн саен кешеләрнең гомерен саклап калалар, халыкка кирәкле медицина ярдәме күрсәтәләр.
Яңа Чишмә районында «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге балалар белән бергә табибларны рәсемнәр һәм плакатлар ярдәмендә хөрмәтлиләр. Балалар үз эшләре белән табибларга ил өчен шундый авыр вакытта башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәләр.
Рәсемнәр һәм плакатлар комплекслы үзәкнең социаль челтәрләрендәге битләрендә, #оставайсядомаТатарстан, #спасибодоктор хештеглары астында бастырыла.
.jpg)
.jpg)