Үз-үзеңне изоляцияләү чорында Лениногорскиның «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы Наталья Ташлинцева балалар белән дистанцион режимда эшли.
Әйтик, «Ладошки» инклюзив театры» социаль технологиясе хәзер «Zoom» кушымтасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Әлеге проектның максаты – мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади сәләтен үстерү.
Шушы көннәрдә «Теремок» рус халык әкиятенең репетициясе узды, анда 5 балигъ булмаган бала катнашты. Һәр катнашучыга роль бирелде.
Онлайн-репетиция барышында инклюзив театрда катнашучылар үзләренең актерлык сәләтләрен күрсәттеләр. Яңа һәм үзенчәлекле аралашу формасы балаларга бик ошады.