Хисап атнасында татарстанлыларга 4 185 вакантлы эш урыны тәкъдим ителде

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

2020 елның 15 апреленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 13 882 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 953 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,68 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 37 376 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 185 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,38 кеше тәшкил итә.

Хисап атнасында 1 188 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 024 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 23 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International