РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы заказы буенча, Интернетны үстерү институты федераль, региональ һәм муниципаль хакимият органнарының, аларның учреждениеләрнең, дәүләт хезмәтләре һәм сервислары порталларының, күп функцияле үзәкләрнең, югары уку йортларының һ.б. 10,4 меңнән артык сайтын тикшерәчәк.
Тикшеренү ел дәвамында үткәреләчәк, аның төп бурычлары – ишетү һәм күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен цифрлы мохитнең үтемлелеген арттыру. Сайтларда начар күрүчеләр өчен версиягә күчү кнопкасы булу-булмавы, сайтның версткасы семантикасын үтәү, масштаблау вакытында верстканың дөрес визуализацияләнүе, тавыш юллары өчен субтитрлар булу-булмавын тикшерәчәкләр.
Эш нәтиҗәләренең берсе – ишетү һәм күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен социаль әһәмияткә ия интернет-ресурсларны адаптацияләү буенча тәкъдимнәр ясау. Шулай ук тикшеренү инвалид кешеләрнең киртәләрсез Интернетка керү хокукларының һәм алар өчен онлайн-мохитнең ни дәрәҗәдә тормышка ашырылган булуын күрсәтәчәк.