Казанлылар медицина эшләнмәләре тегү буенча предприятиегә эшкә урнаша ала

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Коронавирус пандемиясе шартларында республиканың хезмәт базарындагы вәзгыять Татарстан Хөкүмәте контролендә тора. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары мониторингы үткәрә. Вакансияләр турында мәгълүмат тиз арада эш эзләүче татарстанлыларга җиткерелә.

Предприятиенең җитештерү көче артуы сәбәпле, бүген кадрлар җитмәү Казан шәһәренең «КАМИ» ҖЧҖдә күзәтелә. Компания бер тапкыр кулланыла торган медицина эшләнмәләре җитештерү белән шөгыльләнә.

Предприятиедә тегүчеләр вакансияләре ачылган. Алар бер тапкыр кулланыла торган медицина киемнәре тегә.

Эш шартлары, персоналга карата таләпләр һәм башка эшкә урнашу мәсьәләләре турында 8 (843) 214-02-52 телефоны буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International