Республика президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республиканың барлык муниципаль районнарында социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар отрядлары оештырылды.
Республикада коронавирус йогышы буенча профилактик чаралар кертелүгә бәйле рәвештә, 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга өйләренә азык-төлек продуктлары, дару препаратлары китерәләр.
Көн саен кайнар линиягә йөзләгән шалтырату килә. 28 марттан 14 апрельгә кадәр кайнар линияләргә республиканың 8 447 кешесе мөрәҗәгать итте.
Мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 43,3 % – азык-төлек һәм дару чаралары китерүгә гаризалар, ә 56,7% – консультация алу өчен мөрәҗәгатьләр.
Шалтыратуларның саны бу хезмәтнең республика халкы өчен социаль әһәмияткә ия һәм файдалы булуы турында сөйли. Социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар ярдәменнән файдаланган өлкән яшьтәге татарстанлылар белгечләр эшен уңай бәяли һәм бу хезмәтнең үз-үзеңне изоляцияләү режимы булган вакытта мөһим булуын билгеләп үтә.
Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кайнар элемтә телефонына 8 (843) 598-3-598 мөрәҗәгать итә һәм социаль ярдәмгә булган ихтыяҗларын белдерә ала.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә) монда карагыз >>.
Шулай ук, республикада Гомумроссия халык фронтының кайнар элемтәсе – 8-800-200-34-11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге – 8 (843) 238-10-00 эшли.