«Балкыш» социаль приютында балаларны милли мәдәният белән таныштыралар

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан салават күпере» программасы тормышка ашырыла. Ул балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итәргә һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияләргә юнәлдерелгән.

Чираттагы дәрестә балалар презентация ярдәмендә татар милли костюмы тарихы белән таныштылар. «Татар милли костюмы халыкның үзенчәлеген чагылдыра, аның мәдәниятен характерлый, милли горурлык предметы булып тора», – дип сөйләде балаларга тәрбиячеләр.

Практик эш барышында балалар хатын-кызлар костюмы төшерелгән панно әзерләделәр. Һәр кием детален алар бизәү элементлары – татар орнаменты белән бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International