1 нче Май алдыннан Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның өйләрен һәм йорт яны территорияләрен җыештырдылар.
Өлкән яшьтәге гражданнар, ветераннар, инвалидлар, ялгыз яшәүчеләр социаль хезмәткәрләрнең игътибары һәм кайгыртучанлыгына бак шат иде. Еш кына бу кешеләрнең туганнары ерак яшиләр һәм үзизоляция вакытында якыннары янына килеп йөри алмыйлар. Бу вакытта социаль хезмәткәрләрнең ярдәме аеруча кадерле.