Ялгыз өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча кайнар линияләр эшен дәвам итә

2020 елның 1 мае, җомга

Республикада коронавирус инфекциясе буенча профилактик чаралар үткәрү белән бәйле рәвештә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә оештырылган кайнар линияләр эшен дәвам итә.

Белгечләр 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның өйләренә азык-төлек продуктлары һәм дару препаратлары китерүне оештыруда ярдәм итәләр.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре волонтерлар белән берлектә өлкән яшьтәге гражданнарга баралар. Кирәк булган очракта, эшкә күчмә мобиль бригадалар белгечләре җәлеп ителә.

65 яшьтән өлкәнрәкләр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кайнар линия телефонына 8 (843) 598-3-598 мөрәҗәгать итә һәм социаль ярдәмгә булган ихтыяҗларын белдерә ала.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең контакт телефоннары исемлеген (ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек китерү мәсьәләләре буенча кайнар линия) монда карагыз >>.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, республикада Гомумроссия халык фронтының кайнар элемтәсе – 8-800-200-34-11 һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең бердәм колл-үзәге – 8 (843) 238-10-00 эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International