Түбән Кама мәшгульлек үзәге хезмәткәрләрен кайнар аш белән тәэмин иттеләр

2020 елның 1 мае, җомга

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында кичә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләренә 29 комплект кайнар аш тапшырылды. Бүген, коронавирус пандемиясе чорында, мәшгульлек үзәге белгечләре эшсезлек буенча пособие сорап мөрәҗәгать иткән һәр татарстанлының гаризасын үз вакытында карау өчен кичкә кадәр эшли.

Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләрен кайнар аш белән тәэмин итү Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин кушуы буенча, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев, сәүдә идарәсе башлыгы Марат Вафин һәм мәшгульлек үзәге директоры Фәрит Гыйльманов ярдәме белән, шәһәр хакимияте тырышлыгы белән оештырылды. Кичке аш комплектларын хәйрия нигезендә «Бәхетле» сәүдә челтәре тәкъдим итте.

Бүген мәшгульлек үзәге хезмәткәрләрен кайнар төшке һәм кичке аш белән тәэмин итәргә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International