Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үзизоляция чорында өйдә социаль хезмәт алучы өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм итүләрен дәвам итәләр.
Комплекслы үзәкнең төп бурычы – барлык саклык чараларын үтәп, кешеләргә кирәкле ярдәм күрсәтү. Шуңа күрә барлык хезмәткәрләр дә кирәкле шәхси саклану чаралары – перчаткалар, битлекләр һәм антисептиклар белән тәэмин ителгән.
Социаль хезмәткәрләр тормыш өчен мөһим булган социаль хезмәтләр күрсәтәләр, үз карамактагыларының азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәк-яраклар булуын тикшереп торалар. Социаль хезмәткәрләр өлкәннәрнең психологик халәтенә аерым игътибар бирәләр, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә булышалар, коронавирус йогышын профилактикалау буенча инструктаж һәм санитар эшкәртү үткәрәләр.
«Ышаныч» үзәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында уңайлы яшәү дәрәҗәсен саклый алалар.