Минзәлә эшмәкәре күп балалы гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтте

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 30 нчы апрельдә, «Япошка» кафесы вәкилләре һәм Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече 5 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр өчен «Без бергә» дигән акция уздырдылар.

Үзизоляция вакытында гаиләләргә ризык китерү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Максим Архипов ярдәм итәргә булды. Минзәлә районының күп балалы гаиләләренә хәйрия ярдәме «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте кысаларында тормышка ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International