Апрель аенда «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең кайнар линиясенә 103 мөрәҗәгать килеп иреште. Районның өлкән яшьтәге кешеләре азык-төлек, медикаментлар, беренче чиратта кирәк-яраклар китерүдә, шулай ук коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Кайнар линия эшли башлаганнан бирле операторлар 117 телефон шалтыратуын эшкәртте. Барлыгы 61 консультация күрсәтелде, социаль хезмәткәрләр, волонтерлар, профсоюз әгъзалары һәм авыл җирлекләре башлыклары тарафыннан 56 тапкыр азык-төлек һәм дарулар китерелде.