Татарстанда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән коронавирус пандемиясе чорында күп балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект тормышка ашырыла. #МагнитЗабота хәйрия проекты кысаларында дүрт балалы Татарстан гаиләләре азык-төлек ярдәме алачак.
Азык-төлек ярдәме Татарстанның күп балалы гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Бу гаиләләргә өйдән чыгуны минимальләштерергә һәм яңа коронавирус йогышы белән зарарлану куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта, ярдәм алу өчен гаиләләргә бернинди өстәмә гаризалар да бирергә кирәкми.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан хәйрия ярдәме алучылар исемлеге билгеләнгән инде – бу дүрт бала тәрбияләүче гаиләләр. Андыйлар республикада 3 437 гаилә.
Адресатларга азык-төлек җыелмаларын «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар китерәчәк.
Бүген азык-төлек җыелмаларын беренчеләрдән булып Хаҗимамедовлар, Шәрифуллиннар һәм Мөхәммәтҗановлар гаиләләре алды. Азык-төлек пакетларын аларга министр Эльмира Зарипова тапшырды.
«Бу катлаулы вакытта татарстанлыларга ярдәм итү өчен үз тырышлыкларын бизнес, хакимият, иҗтимагый оешмалар һәм битараф булмаган барлык кешеләр берләштерүе куанычлы. Татарстанда меңләгән волонтер һәм йөзләгән компанияләр көн саен ярдәм кирәк булган кешеләргә булыша. Татарстанлыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлык иҗтимагый инициативаларны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» массакүләм республика хәрәкәте берләштерә», – дип сөйләде ведомство башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәйрия инициативасы республика президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан хупланды һәм COVID-19 пандемиясе чорында гражданнарның аерым категорияләренә адреслы ярдәм күрсәтү чараларына керә.